Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Хисап палатасы Мәскәү–Казан автотрассасының 2025 елга кадәр төзеләчәгенә шикләнә

Аналитиклар фикеренчә, мондый проектларны гамәлгә ашыру өчен дистәләрчә ел кирәк.

Россия Хисап палатасы Мәскәү–Түбән Новгород-Казан югары тизлекле автотрассасының, магистраль инфраструктураны яңарту һәм киңәйтү планында каралганча, 2025 елга төзелеп бетәчәгенә шик белдергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Хисап палатасының 2019-2021 елларга исәпләнгән бюджет проектына биргән бәяләмәсенә сылтама ясап хәбәр итә.

Палата экспертлары проект-смета документлары төзү һәм дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алу өчен – 4 ел, подрядчы-компания сайлау өчен – 1-1,5 ел, юлның үзен төзү өчен 7 ел вакыт кирәк булуын искәрткән.

Аналитиклар Мәскәү–Санкт-Петербург югары тизлекле автомагистрален (М11 федераль трассасы) моңа мисал итеп китергән. Аны сафка бастыру турында карар 2006 елда кабул ителде, төзелеш эшләре 2010 елда башланды. Юл төзелеше әле бүгенге көндә дә тәмамланмаган.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев