Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Россия Пенсия фонды иминият пенсиясенең 16,4 мең сумга кадәр артачагын фаразлый

    Бүген эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 15,4 мең сум тәшкил итә.

    2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

    «2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр, 2022 елда исә 18,3 мең сумга җитәр дип фаразлыйбыз», - диде ул.

    • Бүген эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 15,4 мең сум тәшкил итә.

    Россия Пенсия фонды башлыгы сүзләренчә, 2020 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминаты буенча да пенсия күләме арттырылачак, аларның иң зур өлеше - социаль пенсияләр.

    Фото: pixabay.com

    tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: