Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде

Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин «Туполев» ГАҖ филиалы булган Горбунов исемендәге Казан авиация заводында була.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде. Аэропортта аны Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин «Туполев» ГАҖ филиалы булган С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак. Дәүләт башлыгы предприятие белән танышырга планлаштыра. Аерым алганда, Россия Президентына аэродром базасын реконструкцияләү, команда-диспетчерлык пунктын, ангарны һәм самолет өчен ябык стоянкаларны яңарту турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, Владимир Путинга җитештерү биналарын техник яктан яңадан җиһазландыру: җитештерүне әзерләү цехларын ремонтлау, эретеп ябыштыру төеннәрен һәм агрегатларны җитештерү турында да мәгълүмат бирәчәкләр. 

  • Узган елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путинның Казан авиация заводында эш сәфәре кысаларында Ту-160 ракета йөртүче 10 стратегик бомбардировщик җитештерү контрактына кул куелган иде.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев