Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия тимер юллары поезд һәм автобусларга билет сату системасын булдырачак

Берничә шәһәр яны компаниясе полигоннарында сынау проектлары гамәлгә ашырыла башлаган инде.

«Россия тимер юллары» ААҖ шул исәптән автобусларга билет сату агрегаты да булачак платформа төзү юнәлешендә эш алып бара. Берничә шәһәр яны компаниясе полигоннарында сынау проектлары гамәлгә ашырыла башлаган инде. Бу хакта «Российская газета» «Россия тимер юллары» ААҖенә сылтама ясап хәбәр итә.

Бүгенге көндә транспортның төрле төрләрен файдаланып пассажирларга комплекслы хезмәт күрсәтүне оештыру буенча үрнәк стандарт эшләнгән һәм расланган инде.

Компаниядә билгеләп үтүләренчә, РФ субъектлары башкарма хакимият органнары белән берлектә вокзал комплекслары һәм тукталыш пунктлары исемлеге билгеләгән. Бүген ул 200дән артык объектны үз эченә ала.

2018 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр яны пассажир компанияләре һәм автобусларда пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр катнашында 110 мультимодаль маршрут оештырылган, алардан 170 меңгә якын кеше файдаланган.

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев