Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 1 сентябрь линейкалары үзгәртелгән форматта узачак дип көтелә

Татарстанда укулар сентябрь аенда оффлайн режимда башланачак.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары үзгәртелгән формада үтәчәк, ә белем бирү процессы традицион форматта башланачак, дип белдерде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итә.

Роспотребнадзор 2021 елга кадәр мәгариф оешмаларында массакүләм чаралар үткәрүне тыйган. Министр билгеләп үткәнчә, яңа уку елында мәктәпләр инфекция таралмасын өчен барлык саклану чараларын булдырачак.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында да сентябрь аеннан укулар гадәти форматта — парта артында башланыр дип ышандырдылар. Әлбәттә, саклану чараларыннан башка булмас.

«Министр көн дә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерә, районнарга чыга. Министрлык уку елын башлап җибәрергә күп көч түгә. Хәзер уку йортларында ремонт, төзекләндерү эшләре бара. Яңа уку елында Татарстанда 22 балалар бакчасы төзелер, 13 яңа мәктәп ачылыр дип көтелә», — дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Фото: архив/Илнар Төхбәтов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X