Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 60 урманда янгынга каршы көрәшәләр

Янгын куркынычы булган сезон илнең 54 төбәгендә ачылган. Россиядә 2718 гектар мәйдандагы 60 урман янгынына каршы көрәш алып барыла. Бу хакта "Авиалесоохрана" оешмасына сылтама белән "Известия" язып чыкты. Кичә - 10 октябрьдә, гомуми мәйданы 202 гектар мәйдан биләгән 16 урман янгыны сүндерелгән. Бүгенгә урман янгыннарының күпчелеге Приморье краенда теркәлгән. Биредә...

Янгын куркынычы булган сезон илнең 54 төбәгендә ачылган.

Россиядә 2718 гектар мәйдандагы 60 урман янгынына каршы көрәш алып барыла. Бу хакта "Авиалесоохрана" оешмасына сылтама белән "Известия" язып чыкты. Кичә - 10 октябрьдә, гомуми мәйданы 202 гектар мәйдан биләгән 16 урман янгыны сүндерелгән.

Бүгенгә урман янгыннарының күпчелеге Приморье краенда теркәлгән. Биредә 56 урман янгынына каршы көрәш чаралары алып барыла. Аларның мәйданы 2,6 мең гектар. Өч районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Моннан тыш урман янгыннары Төньяк Осетия һәм Еврей автоном өлкәсендә теркәлгән.

Урманда янгын куркынычы булган сезон илнең 54 төбәгендә ачылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев