Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә банкларның онлайн-кушымталары аша кредит рәсмиләштерүне тыярга ниятлиләр

Җинаятьчеләр гражданнарның телефон номерларын ачыклый, алар исеменнән онлайн-банклар аша кредитлар ала, шуннан соң аларны акчага әйләндерә.

Россиядә банкларның онлайн-кушымталары аша кредит рәсмиләштерүне тыярга ниятлиләр. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Әлеге тәкъдимнең инициаторы - «Иминлек өчен» иҗтимагый хәрәкәте башлыгы Дмитрий Курдесов. Ул РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага шул хакта хат юллаган.

«Банкларның мобиль кушымталары аша кредитлар рәсмиләштерүне тулысынча тыю мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», - диелә хатта.

Курдесов үз тәкъдимен мошенникларның гражданнарның телефон номерларын ачыклавы, алар исеменнән онлайн-банклар аша кредитлар алуы, шуннан соң аларны акчага әйләндерүе белән дәлилләгән. Соңгы вакытта мондый очраклар саны арткан. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев