Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә бензинның биржадагы бәясе үзкыйммәтеннән дә арзанайды

Ягулык бәясе коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләр фонында кими.

Узган атна нәтиҗәләре буенча Россиядә бензинны күпләп сату бәясе үзкыйммәтеннән дә арзанайды. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

13-19 апрель аралыгында Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында АИ-92 маркалы бензинның бәясе 11 процентка кимеде һәм бер тоннасы 35,7 мең сум тәшкил итте. Шул ук вакытта, әлеге маркага караган ягулыкның үзкыйммәте 38 мең сумга (бер тоннасы) тигез.

«Ягулык бәясе коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләр фонында кими», - дип искәртә басма.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев