Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә эшсезлек буенча пособиеләрне яңа кагыйдәләр буенча түли башладылар

Кайбер категорияләргә караган эшсезләрнең максималь пособие алу мөмкинлеге арттырылды.

Бүгенге көннән башлап Россиядә эшсезлек буенча пособие түләү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр үз көченә керде. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карары 27 мартта кабул ителгән һәм 31ендә басылып чыккан.

Әлеге яңалык эшсез калган гражданнарның кайбер категорияләре өчен эшсезлек буенча максималь пособие алу мөмкинлекләрен киңәйтә.

«Үзгәрешләр эшсез гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән оешманың ябылуы яки штатның кыскартылуы сәбәпле эштән җибәрелгән кешеләргә, шулай ук бала табуга бәйле рәвештә ялда булган хатын-кызларга кагылачак», - дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

Эш шунда ки, эшсезлек буенча максималь пособие — 12 130, минималь пособие күләме 1500 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, беренче өч айда ул хезмәт хакының 75 процентына тигез була һәм - 12 130 сумнан, ә икенче өч айда 60 процентына тәңгәл була һәм 5 000 сумнан артмый.

Моңарчы эшсезләр пособиене мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң ала башлый иде. Хәзер исә аны исәпләгәндә түләүләр чоры башлануның башка вакытка күчерелүе һәм андагы тәнәфесләр исәпкә алынмаячак.

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова эшсезләргә пособие түләүгә кагылышлы яңалыклар турында элегрәк тәфсилләп сөйләгән иде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев