Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә икенче көн рәттән коронавирус йоктыручылар саны 20 меңнән артып киткән

Вакцинация әле дә булса инфекция таралуга каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара булып кала.

Федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә инде икенче көн рәттән коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 20 меңнән артып киткән.

Соңгы 24 сәгатьтә 23 820 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Иң зур үсеш Мәскәү шәһәрендә (5 490), Санкт-Петербургта (1 839) һәм Мәскәү өлкәсендә (1 555) теркәлгән.

740 кеше инфекция корбаны булган.

12 гыйнварда Россия лидеры коронавирус пандемиясенең омикрон-штамм китереп чыгарган яңа дулкынына әзерләнү өчен ике атна вакыт калды дип белдергән иде.

Вакцинация әле дә булса инфекция таралуга каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара булып кала. РФ Президенты Владимир Путин, Россия вакциналарының ышанычлы һәм куркынычсыз булуын билгеләп үтеп, гражданнарны коронавируска каршы прививка ясатырга чакырды. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев