Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә кайбер кешеләргә өстәмә ял көне бирергә тәкъдим иттеләр

«Бала туганнан соң әти кешегә биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев әти кешеләргә бала туу уңаеннан биш көнлек өстәмә ял бирергә тәкъдим итә. Бу идеяне ул Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә язган хатта бәян итте, дип хәбәр итә RT.

Инициатива авторы әйтүенчә, бала туганнан соң беренче көннәрдә балага һәм әни кешегә ире тарафыннан өстәмә ярдәм һәм игътибар кирәк.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ир-атларның кыска вакытлы ял алу мөмкинлеге бар, ләкин ул эш бирүче тарафыннан түләнми.

«Хезмәткәрләр (аталар) өчен биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Дәүләт Думасы депутаты үз идеясен актуаль дип саный, чөнки гаиләләр бала тууга әзерләнгәндә һәм сабый дөньяга килгәч, зур чыгымнар таләп ителә. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X