Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә «Үлемсез полк» акциясе 24 июньгә күчерелде

Чара онлайн-форматта 9 майда узачак.

Ел саен Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясен санитар-эпидемиологик хәл аркасында 24 июньгә күчерделәр. Чара онлайн-форматта 9 майда узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәтенең Үзәк штабы рәистәше Елена Цунаева сөйләде.

«Без санитар-эпидемиология вазгыяте үзгәрер дип өметләнәбез һәм “Үлемсез полк”ны үткәрә алачакбыз. Акцияне 24 июньдә үткәрүгә исәп тотабыз», - диде спикер.

Ул бу көннең символик рәвештә сайланганлыгын әйтте. 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда хәрби парад узганын искә төшерде. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев