Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядәге иң югары хезмәт хакы түләнүче һөнәрләр билгеле.

Иң "кыйммәтле" һөнәр ияләре булып, океанда йөзүче капитан һәм һава судносы командирлары танылган. (Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Россия хезмәт министрлыгы илдә иң югары хезмәт хакы түләнүче ун һөнәрне атаган. Алар 2017 елның беренче яртыеллыгы вакансияләре турындагы мәгълүматлар буенча тупланган. Ачыкланганча, иң "кыйммәтле" һөнәр ияләре булып, океанда йөзүче капитан һәм һава...

Иң "кыйммәтле" һөнәр ияләре булып, океанда йөзүче капитан һәм һава судносы командирлары танылган.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Россия хезмәт министрлыгы илдә иң югары хезмәт хакы түләнүче ун һөнәрне атаган. Алар 2017 елның беренче яртыеллыгы вакансияләре турындагы мәгълүматлар буенча тупланган.

Ачыкланганча, иң "кыйммәтле" һөнәр ияләре булып, океанда йөзүче капитан һәм һава судносы командиры (айлык хезмәт хакы - 500 мең һәм 320 мең сум) танылган, дип хәбәр итә "Известия".

Рейтингта өченче урында 312 мең айлык керем белән алтын табу сәнәгатендә хезмәт куючы баш технолог тора. Дүртенче урында 300 мең хезмәт хакы алучы хоккей тренеры, бишенчедә - төзелеш участогы җитәкчесе (250 мең сум).

Рейтингның 6-9 нчы баскычларында табиб-стоматолог (200 мең), риск-менеджер (200 мең), инженер-электрчы (195 мең), информатика һәм хисаплау техникасы өлкәсендә аналитик (190 мең) һөнәрләре тора. Унлыкны 180 мең сум хезмәт хакы белән икенче пилот төгәлли.

Шул ук вакытта, Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, беренче яртыеллыкта уртача айлык хезмәт хакы ил буенча 38,7 мең сумны тәшкил итә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев