Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиягә Сириядән җиләк-җимеш кертелә башлаган

Россиягә Сириядән җиләк-җимеш һәм яшелчә кертелә башлаган. Алар гыйнвардан кертү тыелган Төркия товарын өлешчә алмаштыра алачак. Сирия җиләк-җимеше һәм яшелчәсе белән тәэмин итүчеләр Россиянең эре компанияләре белән сөйләшүләр алып бара башлаган инде. "Коммерсант" газетасы язуынча, чит ил товарын сатып алу нияте белән Майкопта теркәлгән "Адыг-Юрак" компаниясе чыккан. Аның җитәкчелеге әйтүенчә,...

Россиягә Сириядән җиләк-җимеш һәм яшелчә кертелә башлаган. Алар гыйнвардан кертү тыелган Төркия товарын өлешчә алмаштыра алачак.

Сирия җиләк-җимеше һәм яшелчәсе белән тәэмин итүчеләр Россиянең эре компанияләре белән сөйләшүләр алып бара башлаган инде. "Коммерсант" газетасы язуынча, чит ил товарын сатып алу нияте белән Майкопта теркәлгән "Адыг-Юрак" компаниясе чыккан. Аның җитәкчелеге әйтүенчә, узган атнада Новороссийск портына Сириядән 3000 тонна чамасы продукция - апельсин, лимон, грейпфрут, помидор һәм кәбестә кертелгән.

Әлегә даими элемтәне җайга салырга сыйфатсыз төрү материалы аяк чала икән. Анысын җитештерү Сириядә ярты елсыз да җайга салына алмый икән әле.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев