Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләргә өйләрендә крокодил, акула һәм пингвин асрарга рөхсәт итмәячәкләр

Өй шартларында асрау тыелган кыргый хайваннарның элеккеге исемлеге ике тапкыр киңәйгән.

РФ Хөкүмәте өйдә асрарга рөхсәт ителмәячәк кыргый хайваннар исемлеген киңәйткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы әлеге карар проектына сылтама белән хәбәр итә.

Исемлек узган елның ахырында кабул ителгән «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында»гы закон кысаларында төзелә. Баштарак исемлеккә бары тик зәһәр һәм күзлекле еланнар, үрмәкүчләрнең кайбер төрләрен, чаяннар, моржлар, тюленьнәр, китсыман хайваннар, кара капланнар, гепард һәм леопардлар, пума һәм серваллар, селәүсеннәр, аюлар, жирафлар, Америка дикобразлары, бегемотлар, пеликаннар, тәвә кошлары, торналар һәм дүдәкләрне генә кертергә теләгәннәр иде.

Исемлекне киңәйткәннән соң, анда башка җанварлар да керде. Алар – үрмәкүчләрнең башка кайбер төрләре, 5 метрдан озынрак питоннар, 30 сантиметрдан озынрак кайман ташбакалары, электр скатлары, акула һәм муреналар, динго этләре, бүреләр, сыртланнар, гади төлкеләр, панда һәм росомахалар, кыргый үгезләр һәм сарык-үгезләр, антилопалар, макакалар, мартышкалар, павианнар, капуциннар, киви кошлары, пингвиннар, фламинголар, байгыш һәм лачыннар, шулай ук мәрҗән полиплары.

Дәүләт Думасының Әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы Владимир Бурматов сүзләренчә, өй шартларында асрау тыелган кыргый хайваннарның элеккеге исемлеге ике тапкыр киңәйгән. Исемлекне төзегәндә экспертлар җанварларның хуҗалары өчен куркыныч тудыруын, шулай ук хайваннарга гадәти булмаган яшәү мохитенең начар йогынтысын исәпкә алган.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев