Россиянең өчтән ике өлеше, төгәлрәк әйткәндә 65 %ы, соңгы биш елда ерак чит илләргә сәфәр кылмаган. Сәяхәттән баш тартуның сәбәбен куркынычсызлык белән бәйләп аңлатучылар 70 %ны тәшкил итә. "Левада-Центр"ның декабрьдә уздырган сораштыруыннан күренгәнчә, чит илгә чыкмаучыларның күпчелеген авыл халкы (82 %) тәшкил итә. Сәфәргә чыкмаучыларның 80 %ы - 55 яшьтән...
Россиянең өчтән ике өлеше, төгәлрәк әйткәндә 65 %ы, соңгы биш елда ерак чит илләргә сәфәр кылмаган. Сәяхәттән баш тартуның сәбәбен куркынычсызлык белән бәйләп аңлатучылар 70 %ны тәшкил итә.
"Левада-Центр"ның декабрьдә уздырган сораштыруыннан күренгәнчә, чит илгә чыкмаучыларның күпчелеген авыл халкы (82 %) тәшкил итә. Сәфәргә чыкмаучыларның 80 %ы - 55 яшьтән узган һәм аз керемле кешеләр. Социологлар ачыклаганча, сораштыруда катнашучыларның 45 %ы ерак чит илгә чыгуны бик куркыныч, дип саный.


Нет комментариев