Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең Ел укытучысы Казанда ачыкланачак

Татарстанда «Ел укытучысы-2015» республикакүләм конкурсының зона этаплары уза. Укытучыларның иң мөһим бәйгесе быел 26нчы тапкыр үткәрелә. Конкурсның биремнәре елдан-ел катлаулана. Сайлап алу турындагы традицион - ачык дәрес бирү, үзеңне иҗади яктан күрсәтү кебек сынаулардан белән бергә яңалары да өстәлә тора. Район күләмендә җиңүчеләрне исә тагын да катлаулырак сынаулар көтә. Бүгенге...

Татарстанда «Ел укытучысы-2015» республикакүләм конкурсының зона этаплары уза. Укытучыларның иң мөһим бәйгесе быел 26нчы тапкыр үткәрелә. Конкурсның биремнәре елдан-ел катлаулана. Сайлап алу турындагы традицион - ачык дәрес бирү, үзеңне иҗади яктан күрсәтү кебек сынаулардан белән бергә яңалары да өстәлә тора. Район күләмендә җиңүчеләрне исә тагын да катлаулырак сынаулар көтә.
Бүгенге көн укытучысына бик зур таләпләр куела. Сәләтле, тирән белемле, иҗади эшләүче, заманча технологияләрне уңышлы куллана белгән кешеләр мәктәпләргә бик кирәк. Традициягә әйләнгән "Ел укытучысы" бәйгесе нәкъ менә шундый мөгаллимнәрне ачыкларга ярдәм итә дә инде. Үз чиратында, әлеге бәйге иҗади сәләтен эшкә җигеп хезмәт куючы педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлтелгән перспективалы мәгариф идеяләре һәм аларны гамәлдә куллануны популярлаштыру, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыруны максаты белән үткәрелә.
Конкурста кимендә 5 ел өзлексез рәвештә мәктәптә эшләгән укытучылар катнаша ала. Гадәттә, башта иң яхшыларны мәктәп күләмендә билгелиләр. Аннары район этаплары үтә. Анда җиңгән мөгаллимнәр зона этабында көч сынаша башладылар инде. Бәйгенең соңгы туры 13-17 апрельдә Казанда узачак.
"Татарстан Ел укытучысы - 2015" конкурсы "Укытырга һәм укырга!" шигаре белән уза. Заманча мәгарифнең төп бурычларыннан берсе укытучының туктаусыз һәнәри һәм шәхси үсеше, иң яхшы педагогик практика үрнәкләрен тарату һәм инновацион фикерләрне һәм казанышларны алга сөрү бит.
Мәгълүм булганча, быел "Россия ел укытучысы-2015" конкурсы финалы да республикабызда - башкалабыз Казанда узачак. 2014 елда конкурсны үткәргәндә беренче тапкыр Россиянең иң яхшы укытучысы исеменә Татарстан данын яклап катнашкан Нурлаттагы 1нче урта мәктәпнең биология укытучысы Алла Головенькова лаеклы дип табылды. Конкурста каралганча, алдагы елда финал беренчелек яулаган мөгаллимнең туган ягында уза. Димәк, Россиянең иң яхшы укытучыларын кабул итәсебез бар әле. Казан мәктәпләре базаларында конкурс сынауларының сайлап алу турлары - ачык дәресләр, мастер-класслар узачак. Алар конкурс сайтында он-лайн режимда күрсәтеләчәк.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев