Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат
Кече театрның әйдәп баручы актерларының берсе онкология авыруыннан интеккән.
Кече театрның әйдәп баручы актерларының берсе - Россиянең халык артисты Борис Клюев Мәскәүдә 76 яшендә вафат булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Борис Владимирович озак вакытлы авырудан соң вафат булды», - дип аңлатты матбугат хезмәте вәкиле. Җирләү датасы һәм хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак.
2018 елның маенда актерда онкология авыруы табылуы билгеле булды, дип билгеләп үтә ТАСС.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев