Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Гатауллин исламнан куркуны киметү ысулларын тәкъдим итте

Рөстәм Гатауллин Ижевск мәчетләренә килгән укучыларга конфет бирүләрен әйтте

Бүген Ижевск үзәк мәчете дини оешмасы рәисе урынбасары Рөстәм Гатауллин мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләренә багышланган дискуссия чыгышында исламга җәлеп итү ысулларын атады. Дискуссия Бөтендөнья дин әһелләре форумы кысаларында оештырылды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Рөстәм Гатауллин әйтүенчә, мәчетләр гыйбадәт кылу, ифтарлар үткәрү, Коръән уку урыны гына булып тора. Ул зур мәчетләрдә экскурсиягә килгән укучылар өчен экспозицияләр, күргәзмәләр оештырырга, буклетлар таратырга, дини китаплар, магнитлар бүләк итәргә кирәк дигән фикердә. "Мәчетләр ислам белән таныштыру урыны булырга тиеш", - диде ул.

Хәзрәт әйтүенчә, мәктәп укучыларын бер көн эчендә чиркәүләргә һәм мәчетләргә экскурсиягә алып киләләр. Алар ике дин йортын чагыштыралар. "Мәчетләрнең әһәмиятле роле - ислам мәдәниятен күрсәтү", - диде ул.

Мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләренә багышланган дискуссиядә Удмуртия, Чувашия, Сургут, Мәскәү, Иваново, Саратов, Башкортстаннан дин әһелләре чыгыш ясады.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев