Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә: Бернәрсә эшләмәгән кеше генә хаталанмый, куркырга кирәкми

Эшкуарлык советы утырышының көн тәртибенә алты проект төркеме мәсьәләсе чыгарылган. Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VI киңәйтелгән утырышы уза. 260 эшмәкәрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. "Минемчә, мондый җанлы аралашу үз нәтиҗәләрен бирә. 30лап проект төркемендә 1 меңгә якын эшмәкәр катнаша. Барлык мәсьәләләрне...

Эшкуарлык советы утырышының көн тәртибенә алты проект төркеме мәсьәләсе чыгарылган.

Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VI киңәйтелгән утырышы уза. 260 эшмәкәрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

"Минемчә, мондый җанлы аралашу үз нәтиҗәләрен бирә. 30лап проект төркемендә 1 меңгә якын эшмәкәр катнаша. Барлык мәсьәләләрне дә чишеп бетерү хәлдән килмәсә дә, күпчелек сорауларны хәл итәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, элегрәк республика җитәкчелеге эре проектларга күбрәк игътибар итеп, муниципаль дәрәҗә үзен-үзе кайгыртып, мөстәкыйль яшәргә мәҗбүр булды. Бүген вазгыять бүтәнчә. Муниципалитетлар да сәнәгать мәйданчыклары буенча актив эш алып бара, әмма әле бар җирдә дә түгел, ди Рөстәм Миңнеханов.

"Без муниципалитетларны бәяләү системасын булдырдык. Кече һәм урта бизнес үзеннән-үзе үсеш ала алмаячак. Мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан башланырга тиеш. Теләк, күнекмәләрне сеңдерергә кирәк. Күп кенә башлангычлар уңышсыз төгәлләнергә дә мөмкин - бу сер түгел, әмма бүген компанияләр уңышсызлыкны кичереп күтәрелгән менеджерларны сайлый. Бернәрсә эшләмәгән кеше генә хаталанмый. Куркырга кирәкми. Без эшмәкәр ул акча эшләргә теләүче һәм башкаларга да эш бирүче кеше икәнен аңларга тиеш. Шул рәвешле, урта сыйныф формалаша. Илнең тотрыклылыгы өчен хәлле урта сыйныф кирәк", - диде Президент.

Утырышта ялгыш исәпләнгән взнослар проблемасын җайга салу, торак йортларның беренче катларында эшләүче намуслы эшмәкәрләрне яклау, балаларга мәктәптән тыш түгәрәкләр оештыручы эшкуарлар өчен үти алырлык нормалар һәм кагыйдәләр булдыру, эшмәкәрләрнең клиентлар һәм хезмәткәрләрнең персональ мәгълүматын яклау буенча таләпләр исемлеген булдыру, кулланучыларның идарәче ширкәтләргә шикаятьләре өчен дәгъвалар тәртибен булдыру, ветеринария документларын рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерү мәсьәләләре карала.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев