Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: "Кешеләрне чисталыкны сакларга өйрәтү - безнең уртак бурыч"

ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров 15 нче апрельдә башланган санитар-экология ике айлыгы кысаларында ТРда нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ТРда бер атнада 211 чүплек бетерелгән. "Районнарның күбесе ачыкланган тәртип бозуларны оператив рәвештә төзәтә", - дип билгеләде министр. 18 нче майга...

ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров 15 нче апрельдә башланган санитар-экология ике айлыгы кысаларында ТРда нинди эш алып барылуы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, ТРда бер атнада 211 чүплек бетерелгән. "Районнарның күбесе ачыкланган тәртип бозуларны оператив рәвештә төзәтә", - дип билгеләде министр.

18 нче майга республикада калдыкларга бәйле 5,5 мең тәртип бозу ачыкланган. Тәртип бозулар нәтиҗәләре буенча, 2 мең 862 административ беркетмә төзелгән. 106 предприятие һәм оешма, 635 вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. 36 факт буенча, материаллар прокуратура органнарына юлланган, дип хәбәр итте Артем Сидоров.

Республика башлыгы территорияләрне чистарту буенча эшнең мөһим булуын билгеләп үтте. "Кешеләр чүпне тиешле рәвештә чыгарырга өйрәнергә тиеш. Әллә аларның чүпне җыю һәм чыгару системасы оештырылмаганмы? Монда бөтен мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. "Кешеләрне чисталыкны сакларга өйрәтү - безнең уртак бурыч", - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

Әйләнә-тирәне чисталыкта тоту һәркемнең үз бурычы. Арабызда чистлакны бар дип тә белмәүчеләрне күрү бик аяныч... Әлеге фотолар 18 майда төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев