Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: «Кешеләрне тотрыклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк»

Бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек буенча хәл зарланырлык түгел. 16 мең эш эзләүчегә 24 меңнән артык вакансия туры килә. Ягъни бер эшсезгә ике эш урыны тәкъдим итәргә була дигән сүз. - Россия федерациясе 2016 елда кризиска каршы чаралар программасы әзерли. Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, без дә үз тәкъдимнәребезне керттек, - ди...

Бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек буенча хәл зарланырлык түгел. 16 мең эш эзләүчегә 24 меңнән артык вакансия туры килә. Ягъни бер эшсезгә ике эш урыны тәкъдим итәргә була дигән сүз.

- Россия федерациясе 2016 елда кризиска каршы чаралар программасы әзерли. Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, без дә үз тәкъдимнәребезне керттек, - ди Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Әлеге өлкәдә эшләнгән эшләргә йомгак, киләчәккә планнар турында министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында сөйләштеләр. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

2015 елда социаль икътисади яктан катлаулы хәл күзәтелсә дә, министрлыкның эшен югары бәяләделәр. Былтыр чынлап та аз эшләнмәгән. 80 меңнән артык эш эзләүченең 49 меңнән артыгын эшкә урнаштырырга ярдәм иткәннәр. Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт урыннары булдырганнар. "Уңайлы мөхит" программасы уңышлы эшләп килә. Каникул яллары вакытында яшүсмерләргә акча эшләү мөмкинлеге тудырылган. Хезмәт куркынычсызлыгы өлкәсендә дә 1,5 процентка үлем очраклары кимегән. WorldSkills Competition һөнәрчеләр чемпионатын уздыру мөмкинлеген яулау, футбол буенча чемпионат үткәрү хокукын алу дисеңме... Татарстан дөньякүләмендә чемпионатларны югары дәрәҗәдә, уңышлы уздыра алуын дәлилләде. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты моның ачык мисалы булып тора. Әлеге чараны 6 миллиард кеше күзәтте бит. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та искәртеп үтте.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да Татарстанда күп чаралар узды. "Әлмәт шәһәрләре волонтерлары" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Айсылу Насыйрова үзләрендә булганнары белән таныштырды. Әйтик, анда "Күчтәнәч" акциясе кысаларында студентлар 200ләп ветеранны үзләре пешергән тәм-томнар белән дә сыйлаган, бәйрәм котлаулары җиткергән. Коллегиягә Советлар Союзы Герое 90 яшьлек Борис Кузнецов та килгән иде. Аның ялкынлы чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов: "Сезгә хас дәрт, энергия, 20 яшьлекләрдә дә юктыр",- дип Геройны алкышлады.

- Нефть бәясе төшү белән бәйле икътисади яктан тотрыксыз вәзгыять иртәгесе көнгә ышанычны киметсә дә, иң мөһиме төп капиталга инвестицияләр 600 миллиард сум күләмендә кертелде. 32 дәүләт программасы эшләп килә. Балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр төзекләндерелә. Демографик хәл сөендерә. Тууычылар саны артты. Гаиләне ныгытуга зур игътибар бирергә кирәк. 2015 ел бик авыр булыр дип фаразланган иде, Федераль дәүләттән күрсәтелгән ярдәмнең файдасы сизелде. Бу ел да җиңел булачак дип вәгъдә итеп булмый. Тәнкыйтьләр, вәгъдә бирүләр, сайлаулар булыр, кимчелекләребез дә күренер. Бу авыр чорны, социаль басымны үткәрергә, бердәм булырга кирәк. Кешеләрне тотрыклы хезмәт хакы белән тәэмин итү мөһим, - диде Президент.
Коллегия азагында хезмәт алдынгыларын Эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендәге тырыш хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләделәр, министрлыкның ведомствоара учреждение җитәкчеләренә машина ачкычлары тапшырылды.

Эльвира Мозаффар

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X