Рөстәм Миңнеханов 3 сентябрьгә багышланган кызыклы видеоны социаль челтәргә куйды
Машинада баручы өч егет «3 сентября» җырын татарчалатып башкара.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсенә кызыклы видео куйды. Ул Михаил Шуфутинскийның билгеле җыры — «3 сентября» хитына багышланган.
Роликтагы видеода машинада өч ир-ат бара. Шул чакта радиода Михаил Шуфутинский «3 сентября» җырын җырлый башлый. Егетләр тиз генә кәләпүшләрен алып кия, берсе гармун уйнап җибәрә.
«Календарьне әйләндерәм,
И снова третье сентября,
Фотосурәтеңә карыйм,
И снова третье сентября.
Ну почему, ну почему,
Аерылышытык синең белән.
Аралар бик әйбәт иде,
До второго сентября», — дип җыр сузалар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов былтыр да бүген көнне шаяртудан башлаган иде – ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Ирек мәйданы күренешен календарь бите белән урнаштырды.
Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, 3 сентябрь, Михаил Шуфутинский башкаруындагы җырга инде ике дистәдән артык ел тулуга да карамастан, Россиядә иң популяр шаяртуларның берсе булып кала.
Фото: видеодан скриншот
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев