Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Алабуга ветеранын җирләү буенча кискен фикер белдерде

Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләргә карата бюрократлык ваемсызлыгы булырга тиеш түгел, дип билгеләп үттеләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Бөек Ватан сугышы ветеранын җирләү очрагына кискен фикер белдерде. Мондый эшләрдә формаль якын килү мөмкин түгел. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе, Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Республика Президенты әлеге хәлгә катгый фикер белдерде, ул ветераннарга карата мондый ваемсыз мөнәсәбәтнең булырга тиеш түгеллеген әйтте, ә республиканың барлык дәрәҗәдәге түрәләренә мондый очракларга кичекмәстән реакция белдерергә кушты. Формаль якын килү һәм бюрократлык ваемсызлыгын булдырырга ярамый. Президент ветераннарга кайгыртучанлык булырга тиешлегенә тагын бер кат игътибарны юнәлтте», - дип тәмамлады Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, республика җитәкчесе ветеранның туганнары түләүләрне рәсмиләштергәндә бюрократик киртәләргә юлыкканлыгы да ачуын китергән.

30 гыйнварда вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Әшрәпов Алабуга зиратында каберләр арасындагы юлда җирләнә. Алабуга районы җитәкчелеге вазгыятькә аңлатма бирде һәм ветеран зур хөрмәт белән күчереп җирләнәчәк, дип хәбәр итте.

  • Хәниф Әшрәп улы Әшрапов 1926 елның 5 маенда ТАССРның Чаллы районы Биклән авылында туа. 1943 елда, үз яшенә бер ел өстәп, үз теләге белән фронтка китә. 352нче укчы полкында пулеметчы булып хезмәт итә, Япония белән сугышта катнаша. Җиңү яулаганнан соң Владивостокта хезмәт итә. Туган якларына 1950 елның көзендә кайта. Алабугада кызы янында 2008 елдан бирле яшәгән.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев