Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов иртә белән социаль челтәргә фото кую сәбәбен әйтте

"Мин иртән Казанда эш урынымда булсам, һәрвакыт шулай сәламлим", - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр иртә үз кабинеты тәрәзәсеннән урамдагы күренешне фоторәсемгә төшерү һәм аны социаль челтәрләргә кую сәбәбен аңлатты. Президент сүзләренчә, бу - халыкка татар һәм рус телендә хәерле иртә теләп, сәлам җиткерү формасы. Бу хакта ул бүген "Kazan Expo" халыкара күргәзмә үзәгендә пленар утырыш вакытында сөйләде.

"Без һәрвакыт бер-беребезне сәламләргә тиеш. Бу үзенә күрә татар һәм рус телендә сәламләү формасы. Кемдер мине башка төрле берәр фото куеп булмыймы инде, дип тәнкыйлидер. Әмма ул шундый. Мин иртән Казанда эш урынымда булсам, һәрвакыт шулай сәламлим", - диде Президент.

"Мин үзем эшне иртәрәк башлап җибәрергә яратам. Иртәнге сәгатьтә мин бушрак, эшне оештыру да уңышлырак бара. Кешеләр йоклаган вакытта без инде кайсыбер мәсьәләләрне чишәргә өлгерәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев