Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче экстрим-парк төзелеше барышы белән танышты

Миллениум күпере янындагы яңа паркны 2020 елда Яшьләр көненә ачарга планлаштыралар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремль яр буенда «Казан» милли-мәдәни үзәгеннән алып Миллениум күперенә кадәр җәяү йөрү зонасын төзекләндерү барышы белән танышты. Моннан тыш, республика җитәкчесе булачак экстремаль спорт төрләре өчен Яшьләр паркы мәйданчыгында булды, ул Миллениум күпере янында ачылачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Обход Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым Кремлевской Набережной

«Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, шулай ук җәяүлеләр зонасын яшелләндерү проектын күрсәттеләр», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Парк территориясендә воркаут һәм паркур, скейт-парк һәм памп-трек белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдыру планлаштырыла. Биредә шулай ук җәйге кинотеатр һәм җәмәгать туклануы урыннары булган фуд-корт зонасы ачу планлаштырыла.

Обход Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым Кремлевской Набережной

Яр буйларын карау барышында Рөстәм Миңнеханов балыкчылар белән аралашты. Алар балык тоту өчен махсус мәйданчык оештыруны сорадылар. Татарстан Президенты бу инициативаны хуплады һәм балык тоту өчен урын оештыру мөмкинлеген карауны йөкләде.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына элек Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, Миллениум күпере астындагы экстрим-паркны 2020 елда Яшьләр көненә ачу планлаштырыла.

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев