Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда илнең иң зур хакатонын уздыруны хуплады

Хакатон - мәгълүмати технология вәкилләре, дизайнерлар һәм идарәчеләр командаларда цифрлы продукт прототиплары тудыра торган чара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Казанда Россиянең иң зур хакатонын уздыруны хуплады. Бу хакта социаль челтәрдәге микроблогында Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент «Россия — мөмкинлекләр иле» оешмасының 2019 елда Казанда илнең иң зур хакатонын уздыру инициативасын хуплады», - диелә социаль челтәрләр хәбәрендә.

«Россия — мөмкинлекләр иле» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 3 апрельдә оешма ИТ-белгечләр, дизайнерлар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар җитәкчеләре өчен — «цифрлы алгарыш» проектын эшләтеп җибәрде. Конкурс Россиянең 40 шәһәрендә узачак һәм онлайн-тест һәм хакатоннар форматларында уздырылачак.

Хакатон - ярышу чаралары. Аларда мәгълүмати технологияләр вәкилләре, дизайнерлар һәм идарәчеләр командаларда цифрлы продукт прототиплары тудыра.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев