Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда яшүсмерне кыйнау очрагын махсус контрольгә алырга кушты

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 5 апрель көнне Казанда  яшүсмерне кыйнауга бәйле вәзгыятьне махсус контрольгә алырга кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында хокук саклау органнары катнашында узган координацион киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыкларына, Казан шәһәре хакимиятенә әлеге хәлне җентекләп тикшерергә йөкләмә бирде.

Яшүсмерне кыйнауда гаеплеләрнең барысы да ачыкланырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, мондый хәлләр алга таба да кабатланмасын өчен, иң катгый чаралар күрергә кирәк.

Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү эшен җайга салу, яшүсмерләргә хокук тәртибен бозуның аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлату мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта полицейскийлар Казанда мәктәп укучысының бер төркем яшьтәшләре тарафыннан кыйналуына бәйле вәзгыятьнең нечкәлекләрен өйрәнә. Бүген яшүсмернең тормышына бернинди куркыныч та янамый.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев