Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Өйдә торыгыз» бөтендөнья акциясенә кушылды

Instagram социаль челтәре кулланучыларны коронавирус таралуны булдырмас өчен өйдә калырга өндәүче акция башлап җибәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Өйдә торыгыз» бөтендөнья акциясенә кушылды. Язма Instagram социаль челтәре сторисында хәзер акциянең махсус стикеры белән алып барыла.

Instagram «Өйдә торыгыз» стикерлары белән сторисларны «Өйдә» исеме белән туплый башлады.

Шул рәвешле социаль челтәр кулланучылар өйдә калырга һәм яңа типтагы Covid-19 коронавирус таралу шартларында карантин чараларын үтәргә чакыра.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе йоктырган татарстанлыларның гомуми саны ундүрткә җиткән. Авыру йоктыручыларның барысы да читтән кайтучыларда ачыкланган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев