Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коронавируска каршы эшчәнлекне көчәйтергә кушты

Президент билгеләп үткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үзизоляция әле һаман да иң нәтиҗәле алым булып кала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә җәлеп ителгән барлык структураларның төгәл эшчәнлеген оештырырга йөкләмә бирде.

«Мин дәүләт башлыгы алдында республика буенча шәхсән җавап бирәм. Барлык федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр безнең Хөкүмәт тарафыннан формалаштырылган күрсәтмәләрне үтәячәк. Район башлыклары үз территорияләре буенча шәхсән үзләре җавап бирә», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Президент билгеләп үткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үзизоляция әле һаман да иң нәтиҗәле алым булып кала.

«Бездә әлеге вазгыятьтән минималь югалтулар белән чыгу өчен кирәкле бөтен әйбер дә бар. Ниндидер чикләүләр һәм кыенлыклар булачак. Әмма түзәргә туры киләчәк», — дип сүзен йомгаклады республика Президенты.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев