Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторларының илкүләм рейтингында кабат беренче булды

Мәскәү мэры Сергей Собянин – икенче, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Кувайшев өченче урында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге төзегән Россия губернаторлары илкүләм рейтингында янә беренче баскычта урнашты.

Тикшеренү 2021 елның гыйнварыннан февраль аена кадәрге чорны колачлый, ул эксперт берләшмәсе үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә төзелгән.

Татарстан Президентыннан тыш, рейтингта Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Кувайшев та алдынгы урынны били.

«Төбәк белән идарә итүдәге креативлык һәм сизгерлеккә чираттагы мәртәбә гаҗәпләнәм: Татарстан тагын алда. Бу юлы — үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен уңайлы мохит формалаштыру җәһәтеннән. Республика Президенты Татарстанны даими рәвештә бөтен кеше өчен дә тигез мөмкинлекләр территориясе буларак тәкъдим итә. Һәм сүздә генә түгел», — дип искәртте тикшеренүдә катнашкан экспертларның берсе, журналист һәм сәясәт белгече Александр Малькевич.

Аның фикеренчә, Татарстанның «Абилимпикс», Махсус Олимпиада кебек зур спорт чараларында катнашуы, шулай ук дәүләт идарәсен һәм медианы цифрлаштыру дәрәҗәсе Рөстәм Миңнехановка карата игътибарны җәлеп иткән.

«Мин Казанда әле күптән түгел генә булдым — мактаулы кунак, спикер һәм эксперт сыйфатында „Татмедиа“ Республика агентлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаштым. Дәүләт идарәсен һәм медианы цифрлаштыруның нәрсә икәнлеген үз күзләрем белән күрдем. Бу — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән сыйфат стандарты», — дип искәртте Малькевич.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X