Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан Дәүләт бүләкләре тапшырды

Казан Кремлендә лаеклы бүләкләрне Бөек Ватан сугышында катнашучылар беренче булып алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан республиканың күренекле кешеләренә Россия һәм Татарстан Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Икътисад, социаль, мәдәни, мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләүче 49 татарстанлы, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары бүләкләр алды.

“Сез барыгыз да эшкә намуслы мөнәсәбәт үрнәге булып торасыз, хезмәттәшләрегезнең лаеклы абруеннан файдаланасыз. Сез республикабызның төп казанышы - кешеләр булуын раслыйсыз”, - диде Татарстан Президенты тантанада катнашучыларга.

Ул шулай ук якынлашып килүче май бәйрәмнәре белән котлады, эшләрендә яңа уңышлар, иминлек һәм бәхет теләде. "“Беренче май көнне безнең республиканың, гомумән ил кебек, тырыш хезмәттән башка икътисади үсеш һәм социаль иминлеккә ирешмәячәген янә раслыйлар. Бөек Җиңү бәйрәме тынычлык өчен бик кыйммәт түләгән фидакарь халкыбыз турында искә төшерә", - диде ул.

"Бүген без барыбыз өчен дә иң кадерле татарстанлылар — Бөек Ватан сугышында катнашучылар Алексей Николаевич Комлев һәм Мидхәт Тимергали улы Сәфәровны, шулай ук тыл хезмәтчәне Миңлегөл Хөсәен кызы Сәлахетдинованы хөрмәтлибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында төрле эшче һөнәр вәкилләре бар. “Сезнең киеренке һәм иҗади хезмәтегез — республикабызның иң эре производстволарының уңыш нигезе”, - дип саный ул.

Татарстанда “хезмәт кешесе” абруен ныгыту, яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру өчен күп эш башкарыла, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бу Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча бөтенроссия һәм дөнья чемпионатларына әзерлекне тагын бер кат раслый.

“Татарстан фән, мәдәният һәм мәгариф үзәге булды һәм булачак. Шуңа күрә бүген без интеллектуаль хезмәт һәм иҗади һөнәр ияләренә дә тиешле бәя бирәбез”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.

Беренче булып лаеклы бүләкләрне Бөек Ватан сугышында катнашучылар алды.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев