Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләре рейтингында өченче урында калган

Рейтинг политологлар, политтехнологлар, медиаэкспертлар һәм журналистлар арасында сораштыру нигезендә төзелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов июль аенда сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы әзерләгән Россия субъектлары җитәкчеләре йогынтысы рейтингында позицияләрне саклап калды. Татарстан Президенты уртача 7,13 балл белән өченче урынны алды.

Рейтингта беренче урынны, бер ай элек кебек үк, Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенче урынны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров алды. Татарстан Президенты артыннан Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Санкт-Петербург башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Беглов та бар иде.

«Әлеге рейтинг эксперт сораштыруы ябык анкеталаштыру ысулы белән үткәрелә. Анда 27 эксперт - политологлар, политтехнологлар, медиаэкспертлар, журналистлар катнаша», - дип аңлатыла рейтингка комментариендә.

Экспертлар башта анкетада тәкъдим ителгән һәр кандидатның йогынтысын бәялиләр, ә аннары эксперт бәяләренең уртача арифметик әһәмияте билгеләнә.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев