Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Стэндфордта укыган Татарстан җитәкчеләренең белемнәрен тикшерәчәк

Татарстан Президенты 21-23 октябрьдә АКШка эшлекле сәфәр белән бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка сәфәре вакытында Стэндфорд университетында Татарстаннан белем алырга килгән бизнес лидерлары һәм дәүләт идарәсе вәкилләре белән очрашачак. Курслар тәмамлангач, Президент алар эшләгән проектларны шәхсән үзе өйрәнәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент Стэндфорд университетында белем алырга килгән Татарстан бизнес һәм дәүләт идарәсе лидерлары белән очрашачак. Стажировкага инновацияләрнең алдынгы алымнарын, дәүләт идарәсендә иң яхшы дөньякүләм стандартларны өйрәнү кертелгән. Республика Президенты курсларны узгач, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру өчен үз проектларын эшләү бурычы куелган. Рөстәм Миңнеханов бу стратегияләр презентациясен шәхсән үзе кабул итәчәк», – диде Лилия Галимова.

  • Республика Президентына Татарстан җитәкчеләре өчен Стэндфорд университетында уку программасы бер ел элек тәкъдим ителгән иде. Курсларга иң дәрәҗәле югары уку йортының 10 профессоры лекциясе кертелгән.
  • Татарстан Президенты 21-23 октябрьдә АКШка эшлекле сәфәр белән бара. Президентның эш сәфәре кысаларында Халыкара технология симпозиумында катнашу, шулай ук Американың эре компанияләре җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырылган.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X