Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Россиядәге илчесе белән очрашачак

Татарстан Президенты 2019 елның мартында Таҗикстанга эшлекле сәфәр кылырга ниятли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Таҗикстанның Россиядәге илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашачак. Алар Татарстан рәсми делегациясенең Таҗикстанга визитын әзерләү буенча фикер алышачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

"Татарстан Республикасы Президентының Дүшәнбе шәһәренә 19-20 мартта рәсми сәфәре планлаштырылган. Әлеге визит алдыннан бүген Россиядә Таҗикстан илчесе белән очрашу уздырыла. Республикага визит белән бәйле темалар турында фикер алышу булачак", – диде Галимова.

"Татарстан Машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен сатуның яңа базарларын эзләү һәм Таҗикистан белән сәүдә әйләнешен киңәйтү белән кызыксына", - дип өстәде ул.

Фото: архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X