Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә катнашачак

Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләрен, шулай ук үсемлекләрне саклау чараларын караячак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексында булачак. Анда «ТатАгроЭкспо агросәнәгать» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясен уздыру планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының барлык өлкәләре тәкъдим ителгән күргәзмәне караячак. Биредә авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары күрсәтеләчәк.

Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын уздыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы эшенә бәя бирәчәк һәм киләсе елга бурычлар билгеләячәк.

Көннең икенче яртысында ТР Президенты «Сетевая компания «АҖ һәм «Нәфис Косметикс» АҖ җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Очрашу барышында хезмәт шартлары һәм хезмәт хакларының агымдагы дәрәҗәсе турында фикер алышу планлаштырыла.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев