Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын өйдә калырга өндәде

Татарстан Президенты Инстаграмында үз-үзеңне изоляцияләү режимында гаиләләрне сурәтләгән рәсемнәр куйган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда гаилә көнкүрешеннән рәсемнәр куйган һәм #ОставайтесьДома хэштегы белән билгеләгән.

Беренче рәсемдә дүрт кешелек гаилә сурәтләнгән: әтисе белән улы шахмат уйный, янәшәдә генә балалар урындыгында кечкенә кызы утыра, ә әниләре өстәл янына зур бәлеш алып килә.

Икенче рәсемдә гаилә пары коймак пешерә, ә өченчесендә ноутбукка карыйлар һәм өчпочмаклар ашыйлар.

«Өйдә утырабыз, Рөстәм Нургалиевич, һәм барлык язылучыларга да киңәш итәбез», «Ничек тәмле ашыйлар», «Әйе, менә бу минеке, мин үз йортымны яратам», — дип комментарий калдырган Татарстан Республикасы Президентының аккаунтына язылучылар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев