Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

ТР Президенты тармак ветераннарына рәхмәт әйтте һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иткән вакытта тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Машина төзелеше комплексының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм. Гадәттәгечә, без аны Чаллыда — республикабызның машина төзелеше үзәгендә билгеләп үтәбез. Шәһәр тарихы Камаз белән тыгыз бәйләнгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, автогигант 50 еллык юбилеен яңартылган производство белән лаеклы каршылый. Май аенда КАМАЗ кабиналар каркаслары чыгару заводын, июнь аенда алюминий ягулык баклары җитештерү линиясен ачты, ә агымдагы елның дүртенче кварталында К5 буын йөк машиналарын җитештерә башлау планлаштырыла, дип искәртте Президент.

40 елдан артык КАМАЗ илебез йөк автомобильләре җитештерүчеләре арасында лидерлыкны саклап кала. Завод продукциясе 50 ил базарына чыгарыла. Электробуслары, пилотсызлар, К5 яңа буын автомобильләре — болар барысы да заводның киләчәктә уңышлы үсешенә нигез булып тора, дип өстәде ТР Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов республиканың башка сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы, Казан авиация заводы, ПОЗиС, Татарстандагы Haier заводларының һәм «Ростех» предприятиеләренең уңышларын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына һөнәрләренә тугры булулары, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм яшь буынны тәрбияләүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте. Югары квалификацияле кадрлар - тармакның төп байлыгы һәм белгечләр әзерләү мөһим, дип өстәде ул. Шулай ук республика Президенты дәүләт бүләкләре — «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» исемен һәм «Фидакяр хезмәт өчен» медален тапшырды.

Фото: Владимир Васильев/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев