Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагына уңай бәя бирде

2019 елда транспорт системасын үстерү һәәм юллар сыйфатын яхшырту бурычы тора.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Президент чыгышында республикада транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагына ел нәтиҗәләре буенча уңай бәя бирде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, "Халык контроле" системасына гражданнар мөрәҗәгатьләре саны буенча юл мәсьәләсе беренче урыннарда тора. "Юлларны төзекләндерү һәм тәртиптә тоту буенча 12,5 мең мөрәҗәгать. Бу бөтен мөрәҗәгатьләрнең 25 процентын тәшкил итә, өчтән ике өлешен без хәл итә алдык. Ике мең мөрәҗәгать иҗтимагый транспорт буенча иде, биредә 86 проценты хәл ителгән", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук М-7 федераль трассасының Казан-Чаллы өлешен төзекләндерү тәмамланып килүен искәртте, әмма катлаулы урыны бар - плотина. "Кызганычка каршы, ул транспорт үтемлелеген тәэмин итә алмый, һәм шундагы юл хәле безне борчый. Мин Россия Президенты Владимир Путин исеменә мөрәҗәгать яздым һәм аңлаттым: Кама кластеры - республика үсешенең төп ноктасы гына түгел. Минем фикеремчә, 6-7 елда өчләтә үсеш тәэмин итәрлек Россиядә андый урыннар юк". - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук РФ Хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать итте: Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хезмәткәрләр санын кыскарту мәсьәләсе буенча. Узган ел 160 хезмәткәр оптимизацияләнгән. "Узган ел бездә 4657 юл-транспорт һәлакәте булды, 425 кеше һәлак булды, - диде ул. - Максим Юрьевич, безнең борчылуыбыз турында хәбәр итегезче. Без дә хатлар әзерләрбез. Бер яктан, Хөкүмәт 2030 елга һәлакәтләр санын күпкә киметү максатын куя, икенча яктан - юлларда хезмәт итүче шәхси составны киметәбез. Безнең үтенеч - шуңа игътибар итү".

Утырышта Татарстан Президентына республикада юкка чыккан автобус маршртуларын кире кайтару мөрәҗәгате яңгырады. "Өч еллык программа әзерләнде, аның нигезендә без, муниципалитетларда автобус маршрутларны булсын өчен, 190 млн. сумлык субсидия бирәчәкбез", - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

РФ транспорт министры Максим Соколов ведомствоның 2018 елга планнары турында хәбәр итте. Быел юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны бетерү бурычы торса, 2019 елда транспорт системасын үстерү һәәм юллар сыйфатын яхшырту бурычы тора.

Максим Соколов сүзләренчә, Татарстанда исә "зур юл боҗрасын, төзелеп килүче эре торак кварталларга юлларны тәмамлау, Ершов урамындагы транспорт чишелешен тәмамлау, Губкин урамыннан Чаллыга таба чыгу магистрален дәвам итү, Чаллыда - Мәскәү, Урман арты проспектларын һәм башка проектларны гамәлгә ашыру" бурычы тора.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Казаннан Минск, Тбилиси, Батумига самолет маршрутлары ачылуы турында хәбәр итте. Ә Бигеш аэропортыннан Әрмәнстан, Израиль. Иран, Кытайга маршрутлар планлаштырыла. Бәлки Казан-Ташкент тимер юл маршруты торгызылачак.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Соколов "КАМАЗ" производство мәйданчыкларында булдылар. Аерым алганда, двигательләр заводын һәм төзелүче кабиналар заводында булдылар. "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин заманча җиһазлар һәм роботлаштырылган җайланмаларны күрсәтте.

Чара Чаллы шәһәрендә узды, аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов катнашты. 

Фото: tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев