Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән очрашуда кырым халкын реабилитацияләүне сорады

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды, дип хәбәр итә Кремльның матбугат хезмәте. Әңгәмәдә ТР икътисады үсешенең инвестицион ягы каралды. ТР Президенты Россия Президентына Кырымга сәфәре нәтиҗәләре турында да сөйләде. "Мин өч тапкыр Кырымда булдым. Беренчедән, безнең кардәшләр - Кырым татарлары белән очраштым, аларның...

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды, дип хәбәр итә Кремльның матбугат хезмәте.

Әңгәмәдә ТР икътисады үсешенең инвестицион ягы каралды.

ТР Президенты Россия Президентына Кырымга сәфәре нәтиҗәләре турында да сөйләде. "Мин өч тапкыр Кырымда булдым. Беренчедән, безнең кардәшләр - Кырым татарлары белән очраштым, аларның күзаллаулары, проблемалары турында сөйләшү мөмкинлеге булды. Мин сезгә җиткереп, хуплау алырга теләгән берничә катлаулы мәсьәлә бар", - диде ул.

"Әлбәттә, алар 70 ел элек репрессияләнгән, гарантияләр буенча карарда кабул ителгәннән тыш, сез Юлламада бик төгәл әйттегез, ләкин 1991 нче елгы гамәлдәге закон (РСФСР Югары Советы 1991 нче елның 26 нчы апрелендә кабул иткән "Репрессияләнгән халыкларны реабилитацияләү турында"гы закон) белән Кырым татарлары да тигезләнсә, яхшы булыр иде. Бу Кырым халкына җитди мораль ярдәм булыр иде", - дип тәкъдим итте Р.Миңнеханов.

"Икенчесе, әлбәттә, алар үзләренең планнары, күзаллаулары турында сөйләргә тели, һәм Кырым татарлары активистлары мөмкин булса, сезнең белән очрашырга тели", - диде ТР Президенты дәүләт башлыгына.

"Һәм өченчесе, мөгаен, мин игътибар иткән нәрсә. Яшәү урыннарын, бу җирлекләрне, беренчедән, законлаштырырга кирәк. Икенчедән, инфраструктура белән ярдәм итәргә, мөгаен, ниндидер программа булдырырга кирәктер. Без моны Кырым Хөкүмәтеннән коллегаларыбыз белән сөйләштек. Монда да сезнең ярдәм кирәк", - диде ул.

Моңа җавап итеп, Путин белдергәнчә: "Һичшиксез, боларны карарга, барлык мәсьәләләрне, өчесен дә эшләргә кушармын. Социаль инфраструктурага килгәндә, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башкалар - боларны, һичшиксез, эшләячәкбез, Татарстан катнашында, дип өметләнәм". Бу җөмләдә Рөстәм Миңнеханов: "Без сезнең белән бергә булырга әзер", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев