Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәсәйдә сараннар күбрәк кайда яши

Социологлар, Россияне айкап чыгып, иң саран һәм юмарт кешеләрнең кайда яшәгәнен ачыклаган. Мохтаҗларга ярдәм итәргә дип атлыгып торучыларның иң күбе - Урал белән Кавказда, ә менә бер тиен дә кызганучылар - Россиянең төньяк-көнбатышы белән Ерак Көнчыгышта. Без дә әллә ни юмартлык белән мактана алмыйбыз. Россиядә яшәүчеләрнең 48 проценты соңгы ике...

Социологлар, Россияне айкап чыгып, иң саран һәм юмарт кешеләрнең кайда яшәгәнен ачыклаган. Мохтаҗларга ярдәм итәргә дип атлыгып торучыларның иң күбе - Урал белән Кавказда, ә менә бер тиен дә кызганучылар - Россиянең төньяк-көнбатышы белән Ерак Көнчыгышта. Без дә әллә ни юмартлык белән мактана алмыйбыз.

Россиядә яшәүчеләрнең 48 проценты соңгы ике елда сәдака биргәнен бел­дергән, ә менә узган ел андыйлар 70 процент булган. Тикше­рү­че­ләр сүзләренә караганда, хәй­риячелекнең күп тармагында юмартлык күренеше кимегән. Сәүдә йортлары, кибетләрдә торган тартмаларга салучылар 2014 елда 33 процент булса, хәзер - 24 процент, sms аша акча юллаучылар да азайган - 32 проценттан 18гә төшкән. Мох­таҗлар хисабына акча күчерүчеләр саны 4 процентны тәшкил итә.

Икътисадый кризиска бәй­ләп, соңгы вакытта хәй­рия йөзеннән керем белән уртаклашмыйбыз, дип әйтү­челәрнең иң күбе Себер федераль округы белән Ерак Көнчыгыш (55 процент) һәм Идел буе округында (61 процент) булып чыккан. Биредә сараннар күбрәк яши булып чыга. Мох­таҗ­ларга өлеш чыгармыйбыз, дип әйтүче­ләр­нең азрагы Үзәк (35 процент), Көнчыгыш, (30 процент), Урал (26 процент), Төньяк Кавказ (21 процент) округларында икән. Болары исә өстә әйтелгәннәрдән юмартрак булып чыга.

Сәдака бирүчеләр арасында хатын-кызлар күб­рәк. Сораштыруда катнашучы ир­ләрнең 49 проценты гомер­ләрендә бер тапкыр да мох­таҗларга ярдәм кулы сузмаган. Ә хатын-кызлар арасында андыйлар - 35 процент. Юмартлык ничә сум тора, дип сорау биргәндә, Рос­сиядә яшәүчеләрнең 36,4 проценты урамда хәер­не 50 сумнан да арттырмыйбыз, дигән.

("Ватаным Татарстан", /№ 113, 05.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев