Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руль артында тәмәке тартуны тыю турында сөйләшәләр

Россиянең яшьләр берлеег Дәүләт Думасының транспорт буенча комитет рәисе Евгений Москвичевка мөрәҗәгать белән чыккан. Алар канунга үзгәрешләр кертеп, руль артында тәмәке тартуны тыярга чакыра. Яшьләр берлеге әгъзалары фикеренчә, Юл йөрү кагыйдәләре руль артында техник җайланмасы булмаган телефоннан сөйләшү кебек үк, тәмәке тарту да куркыныч тудыра. Ул йөртүченең игътибарын читкә юнәлтәчәк....

Россиянең яшьләр берлеег Дәүләт Думасының транспорт буенча комитет рәисе Евгений Москвичевка мөрәҗәгать белән чыккан. Алар канунга үзгәрешләр кертеп, руль артында тәмәке тартуны тыярга чакыра.

Яшьләр берлеге әгъзалары фикеренчә, Юл йөрү кагыйдәләре руль артында техник җайланмасы булмаган телефоннан сөйләшү кебек үк, тәмәке тарту да куркыныч тудыра. Ул йөртүченең игътибарын читкә юнәлтәчәк. Чөнки каптан тәмәке алырга, аны кабызырга кирәк. Алай гына да түгел, тәмәке төтене үзе үк юлда куркыныч тудырырга мөмкин.

- Без Юл йөрү кагыйдәсенә яңа бүлек кертү яклы, - ди берлек әгъзалары. - Бу яңалык һәр төр транспорт йөртүчеләр өчен дә кертелергә тиеш. шул вакытта һәлакәтләр санын киметеп булачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев