Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушан Миңнеголов медальләр өләшкән [фото]

2013 нче ел Татарстанлыларга Универсиада белән истәлекле булса, Россия халкының күпчелегенең күңелләрендә Сочи - 2014 Олимпиада уеннары уелып кереп калыр. Әлеге мөһим вакыйгалар бер-бер артлы килеп, олысын- кечесен спорт дөньясына җәлеп итеп "алып кереп китте". Әйе, бүгенге көндә олылар гына түгел, ә балалар да сәламәт яшәү рәвешен аңлап, хәрәкәтләнеп, чыныгып...

2013 нче ел Татарстанлыларга Универсиада белән истәлекле булса, Россия халкының күпчелегенең күңелләрендә Сочи - 2014 Олимпиада уеннары уелып кереп калыр. Әлеге мөһим вакыйгалар бер-бер артлы килеп, олысын- кечесен спорт дөньясына җәлеп итеп "алып кереп китте". Әйе, бүгенге көндә олылар гына түгел, ә балалар да сәламәт яшәү рәвешен аңлап, хәрәкәтләнеп, чыныгып үсәргә ияләнеп килә. Районыбызда моның өчен җитәкчеләребез тарафыннан көчләре килгәнчә барысы да эшләнә дип әйтергә тулы нигезебез бар. Балалар бакчаларында җиһазландырылган спорт заллары, мәйданчыклар булдырылган, балалар даими рәвештә "Саба" бассейнына йөри, Лесхоз бистәсендә урнашкан "Нарат" боз сараена алып бару җайга салынган, хәтта чангыда шуу өчен балаларга чангылар да кайтартылды. Тәрбия эшендә дә сәламәт яшәү рәвешен күрсәтү-аңлату даими алып барыла: иртәнге гимнастика, саф һавада физкультура белән шөгыльләнү кебек алымнар мәктәпкәчә белем учрежденияләрендә гадәти күренеш. Район күләмендә үтүче спорт чаралары да күңелләрне яңа җиңүләргә рухландырып кына тора.

Әлбәттә, Универсиада 2013, Сочи 2014 кебек вакыйгаларны без - тәрбиячеләр, зур тәрбия чарасы буларак кабул итәбез һәм кичекмәстән балаларда Олимпия, Паралимпия уеннары аша спортка карата кызыксыну уятырга омтылабыз. Сочи 2014 уеннарын без - "Шатлык"балалар бакчасы коллективы балалалр белән бик кызыксынып күзәтеп бардык. Махсус уеннарның һәр спорт төрен аңлатуга багышлап презентацияләр күрсәттек, спортчыларыбызның җиңүләрен хәбәр итеп, алар хакында әнгәмәләр оештырдык. Шулай ук Паралимпия уеннарына да аеруча зур кызыксыну булды. Чөнки ярышларда якташыбыз Дөнья һәм Сочи 2014 Паралимпия чемпионы Рушан Миңнегулов катнашуы безне тагы да дәртләндереп, хыялларның да үтәлә торганнары булуына ышандырды. Без, Рушан өчен җанатып, аңа уңышлар теләп тордык. Бигрәк тә шунысы күңелле: Рушан Миңнегулов безнең 80 еллык тарихы булган "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнеп үсә һәм аны биредә әле дә булса тырышлыгын, үҗәтлеген аерып бик яратып искә алалар. Шуңа күрә дә Рушан белән очрашу безнең өчен кадерле һәм көттергән булды.

Паралимпия чемпионы Рушан Миңнегулов белән очрашуга балалар һәм тәрбиячеләр зур әзерлек күрсәттеләр. Спортчыга багышлап махсус күргәзмә тупланды, "Сәламәт булуның бер юлы- хәрәкәт итү" дигән тема астында музыкаль спорт чарасы әзерләнде. Рушан да балалар белән очрашуга хәстәрләнеп алтын медален алып килгән иде, алар янына да ул аны күкрәк түренә киеп керде.

Иң элек, Рушан Миңнегулов белән күңелле генә әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп Рушанның балачагы, аның хыяллары, уңышлы спортчы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге хакында белделәр. Рушан бик теләп балаларга үзе, әти-әнисе, аңа ярдәм иткән тренерлары, киләчәктә уздырыласы Дөнья чемпионаты һәм Көньяк Кореяда үтәсе Паралимпия уеннарына әзерләнүе турында сөйләде.

Җанлы һәм кызыклы әнгәмәдән соң, балалар Рушанга багышланган шигырьләрне сөйләп спорт чарасына - "Күңелле стартлар" ярышларына "керештеләр". Рушан төрледән-төрле кызыклы эстафеталарны күзәтеп балаларга чын күңелдән "көч биреп" утырды. Уеннардан балалар да, җанатарлар да, кунагыбыз Рушан Миңнегулов та канәгать калдылар.

Балалар өчен иң истәлекле мизгел, мөгаен, Чемпион Рушан абыйлары кулыннан алынган "алтын" медальләр булгандыр. "Кунак ашы кара-каршы" дигәндәй, бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна танылган спортчыга очрашуның истәлеге итеп балалар куллары белән эшләнгән панно, истәлекле бүләк һәм чын булмаса да алтын медаль тапшырды. "Бу символик медаль сиңа уңышлар китереп, киләчәктә дә хыялларың тормышка ашсын, яңадан-яңа сөенечләргә ирешеп, Саба, Татарстан, Россия данын күтәрергә язсын" - дип иң изге теләкләрен юллады ул.

Лилия Вафина,

Саба "Шатлык" балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев