Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушан Миңнегуловның сөйгәне Алия Фатыйхова: "Рушан өчен барыбыз да сөендек"

- Алия, ничек хәлләр? Паралимпиада чемпионының сөйгән яры нинди хисләр кичерә? - Ышанып бетеп булмый әле. Ярыш вакытанда борчылып елап беттем, телемнән дога төшмәде. Хәзер тынычландым инде, Аллага шөкер. Җиңүдән соң үзе сезнең белән элемтәгә кердеме? - Әйе, әти-әнисенә, миңа үзе шалтыратты. Мин аңа: "Матурым, булдырдың бит!" - дидем. Ә...

- Алия, ничек хәлләр? Паралимпиада чемпионының сөйгән яры нинди хисләр кичерә?
- Ышанып бетеп булмый әле. Ярыш вакытанда борчылып елап беттем, телемнән дога төшмәде. Хәзер тынычландым инде, Аллага шөкер.

Җиңүдән соң үзе сезнең белән элемтәгә кердеме?

- Әйе, әти-әнисенә, миңа үзе шалтыратты. Мин аңа: "Матурым, булдырдың бит!" - дидем. Ә ул: "Булдырдым түгел, булдырдык дип әйт", - дип, мине дөресләп куйды.

- Рушан алтын медаль алып кайтыр дип көттегезме?
- Ышандык, әлбәттә. Үзе дә бик өметләнде. Рушан шушы Паралимпиадага әзерләнү чорында Рома Петушков белән дуслашып китте (чаңгычы, биатлончы, Паралимпиада уеннары чемпионы - ред.). Рома, алтын медаль алгач та, аны күрсәтәсе килеп, Рушанга бирмәкче була. Ә Рушан исә: "Юк, Алла боерса үземнеке булгач, үземнекен тотып карармын", - ди. Чыннан да шулай булып чыкты.


- Алайса Рушан хәзер ял итә инде? Алтын медаль алгач, тынычлап ял итсәң дә буладыр...
- Юуууук! Рушанның тагын 3 ярышта катнашасы бар бит.
- Әллә алардан да алтын медаль яуларга уйлый?
-Әлбәттә! Рушан максималист ул. "Бу башы гына. Барысы да алда әле", - ди.

- Рушанны кайчаннан бирле күрмәдең инде, Алия?
- Рушан үзе гыйнвар башында ук китте. Швейцария, Финляндия, Мәскәү, аннан кабат Швейцариядә булып кайттылар. Тренировкалары шунда үтте. Шуннан соң гына Сочига киттеләр. Рушан Мәскәүдә вакытта аның янына барып кайттым.


- Телефоннан даими сөйләшеп торасызмы?
- Көнгә берәр тапкыр сөйләшәбез, скайптан да аралаштык. Гомумән, спортчыларның башлары кирәкмәс мәгълүмат белән тулмасын өчен аларның телефон-компьютерларын җыеп алып куйганнар. Кичләрен, буш вакытта, ял иткәндә хәл-әхвәл сорашып алабыз.

- Рәхмәт, Алия! Алга таба да элемтәдә торыйк!

Фотолар vk.com сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X