Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Русиядә үлүчеләр саны 5.2% арткан

Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда Русиядә үлүчеләр саны 5.2% арткан. Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 30нчы июльгә кадәр илдә үлүчеләр саны арту сәбәпләрен ачыклап хисап әзерләргә кушты, дип хәбәр итә РИА яңалыклар агентлыгы. «Русия хөкүмәтенә Русия төбәкләрендәге башкарма хакимиятләр белән бергә 2015нче елның беренче кварталында үлүчеләр санының арту сәбәпләрен...

Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда Русиядә үлүчеләр саны 5.2% арткан. Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 30нчы июльгә кадәр илдә үлүчеләр саны арту сәбәпләрен ачыклап хисап әзерләргә кушты, дип хәбәр итә РИА яңалыклар агентлыгы.
«Русия хөкүмәтенә Русия төбәкләрендәге башкарма хакимиятләр белән бергә 2015нче елның беренче кварталында үлүчеләр санының арту сәбәпләрен барлап, хәлләр аеруча начар булган төбәкләргә игътибар итәргә, бу хәлне төзәтер өчен чаралар күрергә», диелгән Путин күрсәтмәсендә.
Премьер-министр Дмитрий Медведев беренче кварталда үлүчеләр саны 3.7% арткан дип белдергән иде. Росстат 2015нче елның беренче чирегендә узган елның шул чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны 4,7%ка арткан дип хәбәр итте. Аңа кадәр Русия хисап пулаты 2014нче елда хастаханәләрдә үлүчеләр 2013 белән чагыштырганда 2,6%ка арткан дип игълан иткән иде. Башта Русия Президенты Путин бу хәлне «илдә өлкәннәрнең өлеше артты. Яшьләр, хезмәт яшендәгеләр белән чагыштырганда өлкән яшьтәгеләр ешрак теге дөньяга китә», дип аңлаткан иде.
Үлүчеләр арткан төбәкләр Русиянең төньяк-көнбатышы, үзәге һәм Идел буенда. Иң сәламәт халык Себер һәм Ерак Көнчыгышта.
Татарстанда да үлүчеләр саны артуга таба бара. 2013нче елда 46192 кеше дөнья куйган. Ә 2014нче елда үлүчеләр саны 46958гә җиткән. 2015нче елның беренче кварталы саннары җәй уртасында билгеле булачак.
Белгечләр медицинаны оптимальләштерү көрчеккә төртелде, дип бәяли. Русиядә 2015нче елда медицинага бүленәсе акчалар да икътисад кризисы сәбәпле киселде, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы.
Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев