Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рузилә Сафина: "Габделфәтнең юбилеена иң зур бүләк булып оныгыбыз дөньяга килде"

Октябрь ае - Сафиннар гаиләсе өчен бәйрәмнәргә бай ай. 4 октябрь көнне кызлары Әдилә белән кияүләре Айратның уллары туды. Ә бүген, Габделфәт Сафинның туган көнендә, сабыйга Искәндәр дип исем куштырдылар. Бәхетле мизгелләр белән Рузилә Сафина уртаклаша: - Әтисенең туган көненә иң зур бүләк булып оныгыбыз дөньяга килде. Бүген аңа Искәндәр...

Октябрь ае - Сафиннар гаиләсе өчен бәйрәмнәргә бай ай. 4 октябрь көнне кызлары Әдилә белән кияүләре Айратның уллары туды. Ә бүген, Габделфәт Сафинның туган көнендә, сабыйга Искәндәр дип исем куштырдылар.

Бәхетле мизгелләр белән Рузилә Сафина уртаклаша:

- Әтисенең туган көненә иң зур бүләк булып оныгыбыз дөньяга килде. Бүген аңа Искәндәр дип исем куштырдык. Хәзрәт сабыйның колагына исемен пышылдаганда күзләрдән яшьләр тамды. Бу - шатлык яшьләре. Һәрбер кешенең дә күзләрендә шушындый шатлык яшьләре генә булсын. Җир йөзендә барыбыз да бәхетле булыйк, тыныч, матур илдә яшик. Балаларыбыз бәхетле, тәүфыйклы, озын гомерле булсыннар.

Сафиннар һәм Рәхимовлар гаиләсен әлеге сөенечле вакыйга белән котлыйбыз

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X