Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча лидерлар арасында

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Чарада муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагының 2019 елгы нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү, шулай ук хуҗалыклар эшенә анализ ясау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.

Бүгенге көндә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 708,4 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 238 мең баш, дуңгызлар – 444,5 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 54,9 мең баш, кош – корт – 16,8 млн.баш, атлар-19,2 мең баш.

Киңәшмә барышында 2019 елда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидер районнар аталды. Алар-Мамадыш (+4807 баш), Саба (+2001), Кукмара(+1184), Әтнә (+1096), Бөгелмә (+835), Балык Бистәсе(+750), Тукай (+600), Балтач (+594 баш), Баулы (+329), Тәтеш (+293) районнары. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куйган районнарга кисәтү ясалды.

2019 елда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 1350,5 мең тонна сөт җитештерелгән (узган ел белән чагыштырганда 104%), 401,8 мең тонна ит (103%), шул исәптән мөгезле эре терлек – 98,8 мең тонна (101%), дуңгызлар – 92,4 мең тонна (106%), кош-корт-208,3 мең тонна (104%).

Республикада 10 гыйнварга тулаем тәүлеклек савым 3520,8 тонна тәшкил итә.

Сөт җитештерү буенча беренчеләрдән булып Балтач, Әтнә, Кукмара, Түбән Кама, Алексеевск, Актаныш һәм Саба районнары билгеләп үтелде. Ит җитештерү буенча иң яхшы динамиканы Чирмешән, Мамадыш һәм Биектау районнары күрсәтте.

Чыгышының ахырында Сирень Нигъмәтҗанов эре мөгезле терлекләрдән тәүлеклек уртача 750 граммнан артык артым алынган районнарны атады. Алар-Кукмара, Әтнә, Саба, Түбән Кама, Мамадыш, Балтач, Актаныш, Алексеевск һәм Сарман районнары.

Киңәшмә ахырында министр урынбасары Ленар Гарипов терлекләрнең баш санын саклап калуга, бозауларның үрчүен арттыруга һәм сыерларның продуктлылыгын арттыруга басым ясады.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев