Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Саба калфагы” бәйгесе район Сабан туе кысаларында узды

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе "Саба калфагы" бәйгесе уздырды. Аның максаты - халыкны милли рухта тәрбияләү. Бәйге, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов карары белән расланып, Сабан туе бәйрәме программасына кертелде. Бәйгене "Ак калфак" татар хатын-кызларының Саба бүлекчәсе һәм Россия федерациясе федераль салым хезмәтенең ТР буенча 10нчы...

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе "Саба калфагы" бәйгесе уздырды. Аның максаты - халыкны милли рухта тәрбияләү.
Бәйге, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов карары белән расланып, Сабан туе бәйрәме программасына кертелде. Бәйгене "Ак калфак" татар хатын-кызларының Саба бүлекчәсе һәм Россия федерациясе федераль салым хезмәтенең ТР буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе оештырды.
Бәйгедә 13 яшьтән алып 53 яшькә кадәрле теләге булган һәркем кулдан эшләнгән калфак белән катнашты. Барлыгы 15 кешедән 22 калфак кабул итеп алынды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга Грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X