Саба картингчылары җиңү яулый
Яңалыклар

Саба картингчылары җиңү яулый

12-13 июньдә Сабада картинг буенча үткәрелгән XIX чемпионатта һәм Татарстан беренчелегендә Саба спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Азат Гыйльманов - "Кадет", Илнар Галимов "Пионер" классларында 1нче урынны алдылар. Ә Динар Дәминов XV рес­публика Кубогында беренчелекне яулады. Шул ук көннәрдә Сабада картинг буенча командалар арасында XVIII республика чемпионаты һәм Татарстан беренче 8нче тапкыр...

12-13 июньдә Сабада картинг буенча үткәрелгән XIX чемпионатта һәм Татарстан беренчелегендә Саба спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Азат Гыйльманов - "Кадет", Илнар Галимов "Пионер" классларында 1нче урынны алдылар. Ә Динар Дәминов XV рес­публика Кубогында беренчелекне яулады. Шул ук көннәрдә Сабада картинг буенча командалар арасында XVIII республика чемпионаты һәм Татарстан беренче 8нче тапкыр (II этап) ярышлар үтте. Узышларда "Олимп" спорт мәктәбенең "Торнадо-2" командасы җиңү яулады. "Торнадо-1" картингчылары 2нче булды. Сигезенче беренчелектә Әлфис Мөхәммәтгалиев "Супер-Мини" классында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Фото http://vk.com/saby_online сайтыннан алынды.


Нет комментариев