Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы Республика күләм Авыл яшьләре уеннарының җиңүчесе

Беренче урында Саба районы, икенчедә - Мамадыш, өчтә - Актаныш.

Актанышта XI Авыл яшьләре көннәрендә 12 төр буенча да җиңүчеләр ачыкланды. Аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бүләкләде.

10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта узучы XI республикакүләм Авыл яшьләре көннәре тәмамланды. 12 төр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. 

Гомуми баллар буенча беренчелекне Саба районы командасы яулады. Икенче урында - Мамадыш, өчтә - Актаныш командалары.

Җиңүче командалар медаль, мактау кәгазе, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Бүләкләрне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.

Беренче урынга 300 мең, икегә - 200, өчкә 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды. 

Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев